Тактаны, слайдны яки документны тиз төшереп алыгыз. OneNote аларны уку уңайлы булырлык итеп кисә яки зурайта ала. Шулай ук, без җыелган текстны таныйбыз, һәм сез аны соңрак эзләп таба аласыз.
Стилус белән тактадагы диаграмманы сызыгыз. Сезгә төймәсарсыз җайлырак булса, барлык язмаларны кул белән языгыз.
Лекциядәге һәр сүзне язып бармагыз – бары тик мөһим булганны гына языгыз. OneNote искәрмәләрегезне аудио белән бәйли, һәм сез язып барган һәр язмагыздән сөйләнгәннәргә күчә аласыз.
OneNote текстлар, эшлисе эшләр исемлекләрен һәм таблицалар өчен тиз һәм сизгер итеп ясалган. Макетлар өчен кайгырмагыз, битнең үзегез теләгән өлешендә кертегез.
Электрон почта адресларын белсәгез, алар белән уртак куллана аласыз. Башлау бик җиңел һәм тиз.
Бер үк бүлмәдә яки уку шәһәрчегендә булсагыз, бергә реаль вакытта эшләгез. Төзәтелгән тамгалар сезгә кемнең эш башкарганын әйтәчәкләр.
Сыйныфта, бүлмәгездә, санак лабораториясендә яки кафеда булсагыз да – теләсә кайда, теләсә кайсы җайланма аша бергә эшли аласыз. OneNote автоматик рәвештә синхронлашып, барысы белән дә идарә итә, хәтта кемдер оффлайн булса да.
Веб тикшерү проектларның күбесе өчен мөһим. Теләсә кайсы күзәтүчедән теләсә кайсы веб-битне бер чирттерү аша яздырып ала аласыз. Биткә OneNote аша язмалар өсти аласыз.
Лекция слайдларын һәм документларны язмаларыгыз белән бергә саклагыз. Язмаларны, текст кертеп яки стилус ярдәмендә кулъязма кертеп, аларның өстенә яки яннарына өстәгез.
Фото һәм басмалар өстенә языгыз. Идеяләрегез үз урынын тапсын өчен, ябышкак язмалар кебек тәртикә салыгыз. Бит кырларында язып, искәрмәләр өстәгез.
Файл системасы буенча навигация чарасы яки өемләүчеме? OneNote икесен дә ярата. Дәфтәрләр һәм бүлекләр төзеп, язмаларыгызны һәм проектларыгызны тәртиптә тотыгыз. Сез керткән, кисеп алган яки кулдан язган һәр текстыгызны җиңел эзләп табыгыз.