Мөһим кушымталар
Бу кушымталар һәм җайланмаларны кулланып OneNote'тан тулырак файда отып алыгыз.
Brother Web Connection
Сезнең Brother машинасы (MFP/Документ сканеры) рәсемнәрне сканерлый һәм аларны OneNote һәм OneDrive'ка турыдан туры, компьютерны кулланмыйча, урнаштыра ала.
Chegg
Укучылар Chegg Study Q&A ярдәмендә өйдә эшләнгән критик җавапларын OneNote'та саклый алалар. Бу җиңел генә OneNote'тагы "Кисеп алу" төймәсе ярдәмендә эшләнә. Аннан сез җавапларыгызны тема, класс яки бирем буенча тәртипкә сала аласыз, һәм барысын да OneNote'та эзләү мөмкинлеге барлыкка килә. Тулы уку әсбабын төзеп, аны классташларыгыз белән уртаклашыгыз.
cloudHQ
OneNote язмаларыгызны cloudHQ белән берләштерегез. Дәфтәрләрегезне Salesforce, Evernote, Dropbox кебек танылган болытлы хезмәтләр белән синхронлаштырыгыз. Башкалар белән җиңел бергә эшләгез, фикерләрегез белән төрле кушымталарда уртаклашыгыз, һәм аларны кире OneNote'ка синхронлаштырыгыз. Шулай ук, OneNote дәфтәрләрегезне, фикерләрегезнең ялгыш бетерелүдән саклау өчен, башка болытлы хезмәтләрдә резервлагыз.
Newton
Newton'ны кулланып, OneNote'та кирәкле хатларны бер чирттерү ярдәмендә саклагыз. Хисап, рецепт яки кулланучыларның кирәкле электрон хатлары булуына карамастан, барысын да бергә саклар өчен, Newton-да OneNote`ның интеграцияләвен кулланыгыз.
Docs.com
Docs.com кулланучыларга язмаларны яки өйрәнү материалларынOneNote дәфтәрләре аша таратырга рөхсәт бирә. Бу бөтен дөньяданы укытучыларга һәм укучыларга, берлешмәдәге популярлыкны һәм йогынтыны зурайтып, сезнең OneNote дәфтәрегезне карарга һәм кабат кулланырга мөмкинлек бирә.
Doxie Mobile Scanners
Doxie - яңадан корып куела торган кәгазь сканерларының яңа бер төре, аның белән сез документларны төрле урында сканерлый аласыз - моның өчен компьютер кирәкми. Кайда гына булсагыз да, корыгыз аны һәм кабызыгыз - кәгазегезне, квитанцияләрне һәм фотоларны сканерлау, саклау һәм уртаклашу өчен кертегез. Doxie теләсә кайсы урында сканерлый, соңыннан сканерланган документларга керү өчен барлык җайланмаларда OneNote белән синхронлаштырыла
EDUonGo
EDUonGo һәркемгә онлайн академия яки курсларны берничә минут эчендә төзү мөмкинлеген бирә. EDUonGo студентлары дәресләрне җиңел генә үз дәфтәрләренә экспортлый алалар. Бу студентларга язмалар ясау һәм башкалар белән уртаклашуны җиңеләйтә. Шулай ук, студентлар үзләренең OneDrive хисап язмаларына тоташа алалар. Укытучы буларак, сез Office Mix'тан видеоязмаларны үз дәресләрегезгә кертә аласыз.
OneNote'ка хат җибәрү
Мөһим булган әйберләрне электрон почта аша дәфтәрегезгә яздырыгыз! Документларны, язмаларны, маршрутларны һәм башкаларны me@onenote.com адресына җибәрегез һәм без аларны барлык җайланмалардан да керерлек OneNote блокнотыгызга урнаштырычакбыз.
Epson Document Capture Pro
Document Capture Pro белән сез бик җиңел документларны сканерлый, битләрне төзәтә, файлларны саклый һәм Workforce® DS-30, DS-510, DS-560 йәм башка Epson сканерларында сканерланган кушымталарның мәгълүматьләре белән алыша аласыз. Аннан башка, кулланучылар OneNote'та бер орынуга сканерлый, документларга берничә җайланмадан керү мөмкинлеген алу яки башкалар белән уртаклаша алалар.
eQuil Smartpen2 & Smartmarker
Язмаларыгызны төрле өслектә язып, аларны OneNote'ка eQuil Smartpen2 һәм Smartmarker ярдәмендә интеллектуаль өслек ясап җибәрә аласыз. Бу даһи фикерләрегезне төшереп алу өчен иң гади ысул.
Feedly
Feedly укучыларны кызыксындырган вакыйгалар һәм мәгълүмат белән тоташтыра. Зур эчтәлекне табу һәм тикшерү, ә соңнан иң яхшы мәкаләләрне тычканны бер чирттерү белән OneNote'та саклау өчен Feedly кулланыгыз.
FiftyThree'дан Кәгазь һәм Каләм
Идеяләрегез белән Каләмнән Кәгазьгә күчегез һәм OneNote белән бер адымга алга барыгыз. Камилләштерелгән төгәллекле һәм җиңеләйтелгән Каләм белән язу һәм рәсем ясау билгеле, хата ясасагыз, стилусны гына борыгыз һәм барысын да турыдан-туры OneNote'та сөртегез. Язмаларны, тикшерү исемлекләрне һәм каралмаларны Кәгазьдә җиңел ясагыз, аннары, күбрәк эш итү өчен, мәсәлән, уртак дәфтәрдә бергә эшләү, аудио яздыруларга өстәү һәм төрле җайланмалардан эчтәлегегезгә керү өчен, OneNote белән уртаклашыгыз.
Genius Scan
Genius Scan - кесә сканеры. Ул кәгазь документларын электрон форматына күчерүдә, PDF-файлларны булдыруда һәм аларны шунда ук OneNote'та саклауда ярдәм итә.
JotNot Scanner
JotNot iPhone'ны портатив күпбитле сканерга әвелдерә. JotNot ярдәме белән сез документларны, квитанцияләрне, язу такталарын, визит карталарын һәм язмаларны электрон форматына сканерлый аласыз. JotNot хәзер Microsoft'ның OneNote платформасы белән туры интеграцияне тәкъдим итә, шуңа була сез тиз һәм җиңел OneNote хисап язмасын кулланып, резерв күчермәсен булдыра һәм сканерлауны оештыра аласыз.
Livescribe 3 Smartpen
Livescribe 3 smartpen һәм Livescribe+ кушымтасы белән кәгазьдә яза һәм барысын да мобиль җайланмагызда карый аласыз, анда сез тамгалый, эзли һәм язмаларыгызны текстка әверелдерә аласыз. Сез барысын да OneNote'ка җибәрә аласыз, һәм кулдан язылган язмаларыгыз башка мөһим мәгълүмат белән интеграцияләнәчәк.
Mod Notebooks
Mod - болыттан керерлек кәгазьле дәфтәр. Язмаларны таныш булган каләм һәм кәгазь белән ясагыз, соңыннан битләр бушлай электрон форматына күчереләчәк. Тутырылган дәфтәрнең һәрбер битен OneNote белән синхронлаштырырга һәм сакларга була.
NeatConnect
NeatConnect кәгазь өемнәрен санлы документларга әвелдерә һәм аларны турыдан туры OneNote'ка җибәрә - санактан башка. Өйдәге теләсә кайсы бүлмәдән, яки офисыгыздагы теләсә кайсы урыннан, NeatConnect’ның Wi-Fi тоташмасы һәм сенсорлы экраны OneNote өчен тиз һәм җиңел сканерлый, шулай итеп сез оештыруны һәм җитештерүне яңа дәрәҗәгә күтәрә аласыз.
News360
News360 бушлай шәхсиләштерелгән хәбәрләр кушымтасы, ул сезгә нәрсә ошаганын белә һәм кулланудан акыл җыя. 100 000 күбрәк чыганаклар белән сезнең өчен гел укырлык нәрсә бар, һәм сез, төймәгә чирттереп, яраткан хикәяләрне турыдан туры OneNote'та саклый аласыз.
Nextgen Reader
Windows Phone өчен тиз, чиста һәм матур RSS уку чарасы. Хәзер ул сезгә мәкаләләрне турыдан-туры OneNote'та саклау мөмкинлеген бирә. Рәхәтләнеп укыгыз!
Office Lens
Office Lens - кесә сканерына охшаш. Язу такталарында язмаларны беркайчан да күрми калмассыз, һәм беркайчан да югалган документларны, квитанцияләрне яки онытылгын кыска язмаларны эзләмәячәксез! Office Lens рәсемнәрегезне уку һәм яңадан куллану өчен үзләштерә. Эчтәлекне автоматик рәвештә кисеп һәм чистартып турыдан туры OneNote'ка күчерегез.
OneNote For AutoCAD
AutoCAD өчен OneNote язмаларны рәсемегез янында AutoCAD эчендә калдырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу мөмкинлек, 2D һәм 3D рәсемнәрне AutoCAD'та төзегәндә, бөтен дөньядагы архитекторларның һәм инженер белгечләренең җитештерүчәнлеген көчәйтә. Әлеге язмаларның резерв күчермәләре болытта саклана һәм аларны теләсә кайсы вакытта кулланырга була. Кулланучылар, сызымны AutoCAD'та ачкач, әлеге язмаларны күрә алачаклар.
OneNote Class Notebooks
Дәрес планнарыгызны һәм курсыгыз эчтәлеген һәр укучы өчен шәхси эш өлкәсе, таратмалар өчен эчтәлек бибилиотекасы, дәресләр һәм иҗади гамәлләр өчен бергә эшләү урыны белән үз санлы дәфтәрегезгә оештырыгыз.
OneNote Web Clipper
OneNote Web Clipper ярдәме белән сез веб-төеннәрен браузердан OneNote дәфтәрләрендә саклый аласыз. Бер чирттерү һәм сез барысын тизрәк карый һәм күбрәк хәтердә калдыра алачаксыз.
Powerbot for Gmail
Мөһим хәбәрләрне саклагыз, әңгәмәләре hәм кертелмәләрне OneNote'ка турыдан-туры Gmail интерфейсыннан саклагыз. Кушымталар арасында күчеп тору турында онытыгыз.
WordPress
WordPress язмаларыгызны OneNote белән теләсә кайсы җайланмада, кросс-платформада, онлайн яки оффлайнда төзегез һәм барлык булган язмаларыгыз эчтәлеген яңадан кулланыгыз.
Zapier
Zapier - OneNote'ны сез кулланган Salesforce, Trello, Basecamp, Wufoo һәм Twitter кебек башка кушымталар белән тоташтыруның иң җиңел ысулы. Бу кушымтаны язмаларның резерв күчермәләрен булдыру, башкарылган эшләрнең хисабын башкару яки яңа контактларны, фотоларны, веб-төеннәрен һәм башкаларны саклау өчен кулланыгыз.